Татарстан Республикасы Президенты: «Техника нәтиҗәле эшләсен, ашлыкның бер килограммы да югалмасын...»

2014 елның 8 июле, сишәмбе

Зәй муниципаль районында булган республика семинар-киңәшмәсенең пленар утырышында 2014 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның агросәнәгать комплексы эшенә йомгаклар ясалды һәм уңышны җыеп алу буенча бурычлар билгеләнде. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты, ТР Хөкүмәте хезмәткәрләре, ТРДС депутатлары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, агрохолдинглар, авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермер хуҗалыклары башлыклары, агросервис хезмәте белгечләре, галимнәр һ.б. катнашты.

Семинарда катнашучылар аның пленар утырышына кадәр “Агросила Групп” ЯАҖнең техника күргәзмәсе, агрохолдинг кырларында көзге һәм язгы чәчүлекләр, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү, терлек азыгын әзерләү, туфракны эшкәртү белән, үсемлекчелек буенча эксперименталь технологияләр белән таныштылар. Моннан тыш, семинарда катнашучылар терлекчелек комплексларының берсендә булдылар һәм җитештерүчеләр һәм китереп торучылар тарафыннан күргәзмәгә куелган авыл хуҗалыгы техникасының һәм җайланмаларының яңа үрнәкләре белән таныштылар.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләп, Рөстәм Миңнеханов, быел икътисадый үсеш темпларының кимүенә дә карамастан, беренчея ртыеллыкта Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү бераз артты һәм ул беренче яртыеллык йомгаклары буенча 64 млрд. сум күләмендә фаразлана,диде. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Идел буе федераль округы агросәнәгать комплексы продукциясенең барлык күләменнән якынча чиреген җитештерә.

Рөстәм Миңнеханов, өстенлекле бурычлар буларак, терлек азыгын әзерләү темпларын тизләтүне, алар әлегә үткән елгыдан түбәнрәк, шул исәптән мелиорацияне үстерүне, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бурыч йөкләнешен киметүне, авыл хуҗалыгында эшкуарлыкныүстерүне атады. Республика башлыгы әйтүенчә, беренче яртыеллыкта төбәк бюджетыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итүгә өстәмә рәвештә 800 млн.сум җибәрелгән.

“Безнең стратегик бурыч – барлык юнәлешләр буенча авылда җитештерү куәтен үстерү,болар: эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар”, - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Уңышны җыеп алу турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов, һава шартлары уңышның күләмен фаразларга мөмкинлек бирми, дип билгеләп үтте. - Бүгенгә республикада елдан-елга күчә торган ашлык запасы күп түгел – якынча 280 мең тонна, - диде ул.

“Уңышны саклап калу һәм эшкәртү, урып-җыю комбайннарын ремонтлау, транспортны мобилизацияләү, кышка әзерләнү мәсьәләләре көндәлек контрольдә булырга тиеш”, - дидеРөстәм Миңнеханов.

Марат Әхмәтов, АПКның яртыеллык эшчәнлегенә йомгак ясап, Татарстан Республикасы АПК прдукциясен җитештерүнең фараз күләме - 64 млрд.сум – РФ буенча гомуми күләмнең якынча 6 процентын тәшкил итә, дип билгеләп үтте. Бу күрсәткеч, аерым алганда, Идел буе федераль округының кайбер төбәкләрендәгегә караганда югарырак, мәсәлән, Түбән Новгород өлкәсеннән (16 млрд.сум).

Башлыча, терлекчелектә һәм кошчылыкта үсеш шактый. 1 июльгә республиканың барлык категориядәге хуҗалыкларында 245 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән, бу үткән елның шушы чорындагы күрсәткеч дәрәҗәсендә. Сөт 862 мең тонна җитештерелгән (үсеш – 0,5 процент).

Терлекчелек продукциясенә сатып алу бәяләренең чагыштырмача яхшы һәм аның күләменең тотрыклы булуы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә язгы кыр кампаниясен минималь ресурслар белән уздырырга һәм терлек азыгын әзерли башларга мөмкинлек бирде”, - дип әйтте Марат Әхмәтов. - Быел сөтнең сатып алу бәясе 2013 елга караганда 3-4 сумга артыграк, - дип өстәде министр.

Аның әйтүенчә, беренче яртыеллыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы формированиеләренең акчалата кереме 30 млрд.сум булган (үткән ел күрсәткеченнән 17 процентка күбрәк), шул исәптән сөт сатудан - 10 млрд. сум (үсеш – 50 процент).

Семинар-киңәшмә уздырыла торган Зәй районына килгәндә исә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, монда эшкәртелә торган сөрүлекләрнең гомуми мәйданы 83,4 мең га тәшкил итә, аның 80 процентыннан артыгын “Агросила Групп” агрохолдингы хуҗалыклары файдалана. Үткән ел йомгакларыбуенча район авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм аның нәтиҗәлелеге күрсәткечләре буенча рейтингта 7 урынга чыкты. Төп рольне шикәр чөгендере уйнады: Зәй шикәр заводы тарафыннан 843 мең тонна чимал эшкәртелгән, 113 мең тоннадан артык шикәр эшкәртелгән. Район кече хуҗалыкларны үстерү буенча алдынгы позицияләрне били: анда 105 фермер хуҗалыгы, шул исәптән 35 гаилә фермасы, исәпләнә. Искәртеп үтик, бүгенгә республикада 1 меңнән артык гаилә фермасы эшли.

Гомумән алганда, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдына бөртекле культураларны урып-җыюны августта тәмамлау бурычы куелган. Бүген республикахуҗалыклары карамагында 3,5 мең ашлык җыю комбайны бар, хезмәтне яхшылап оштырган очракта, августта тәүлегенә 60 мең га җыеп алырга була, дип саныйлар министрлыкта.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, майда һәм июньнең баштагы ун көнендә һаваның коры торуычәчкән ашлыкның тишелеп чыгуына начар тәэсир итте. Кайбер районнарда продуктив дымлылык буенча хәлләр критик чиккә җитте дымлылык 10 миллиметрдан да түбәнрәк иде.Министр, технология сакланган күпчелек хуҗалыкларда көзге культуралар үзенә күрәиминлек чыганагы булды, диде.

Татарстан Республикасы Президенты, “Агросила Групп” хуҗалыклары комбайнчылары белән аралашканда, урып-җыюны уңышлы уздыру өчен бөтен ресурслардан файдаланырга, барыннан да битәр, техниканы эшкә җигәргә кирәк, дип ассызыклады.

“Әлегә техниканың әзерлеге – 84 процент, һәм барысы да сездән – уңышны җыеп алучылардан һәм республикабызның азык-төлек фондын туплаучылардан торачак. Техника нәтиҗәле эшләсен өчен, ашлыкның бер килограммы да югалмасын өчен без барлык шартларны булдырырга тиеш. Бу ел безнең өчен уңышлы булыр дип өметләнәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.

Семинарның пленар утырышын тәмамлап, Республика башлыгы, быел Татарстанның азык-төлек фондына, ким дигәндә, 300 мең тонна азык-төлек ашлыгы әзерләргә кирәк, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International