Бу чара, гадәттәгечә, икмәк суктыруга керешер алдыннан уздырыла, дип хәбәр итә «Бөгелмә газетасы». Быел ашлык суктыру агрегатларының техник ягын тикшерү 14 июльдән 19 июльгә кадәр булачак. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашачак.Үзләренең “кыр корабльләрен” бөртекле культуралар суктыруга барыннан да яхшырак әзерләгән игенчеләр акчалата призлар белән бүләкләнәчәкләр.
Район авыл хуҗалыгы формированиеләре игенчеләре карамагында 82 берәмлек ашлык суктыру техникасы бар. Хәзермеханизаторлар техниканың кимчелекләрен тикшерәләр һәм ремонт эшләрен төгәллиләр. Якындагы көннәрдә паркка тагын ун «Акрос-580» заманча комбайннар кайтачак. Аларны күптән түгел генә оешкан «Агропродукт» ҖЧҖ сатып ала, аның карамагында үз заводында тавыклар үстерүгә билгеләнгән катнаш азык җитештерү өчен ун мең гектар уңдырышлы җире бар.Димәк, район игенчеләренең урып-җыюны иң кыска срокларда һәм иң аз югалтулар белән тәмамлауга ышанычлары зур.