Тармакка анализ

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында федераль аграр ведомство Россиядә терлекчелек торышына комплекслы статистик анализ уздыра.

Агымдагы елның беренче кварталында Татарстан Республикасыбуенча алынган күрсәткечләрдән күренгәнчә, терлекчелек тармагы ит һәм сөт терлекчелегеннән, дуңгызчылык һәм кошчылыктан тора. Ил буенча тере авырлыкта терлек һәм кош җитештерү буенча 2 урында тора, сөт буенча – 1 урын, йомырка - 13 урын.

Барлык категория хуҗалыкларда тере авырлыкта терлек һәм кош җитештерү 111,3 мең тонна, ягъни 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда 100,9% тәшкил итә, шул исәптән чалу өчен эре мөгезле терлек үстерү 6,5 %ка кимегән, сарык һәм кәҗә – 1,9 %ка. Шул ук вакытта дуңгыз 7,4 %ка арткан, кош -корт 3,5 %ка арткан.

Барлык категория хуҗалыкларда гыйнвар-март айларыңда сөт җитештерү 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда 2,8%ка кимегән һәм ул 375,5 мең тонна тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы оешмаларында 1 сыердан 2014 елның 1 июненә 2037 кг сөт алынган, узган елга караганда 151 кг яисә 8,0% ка артыграк.

Барлык категория хуҗалыкларда йомырка 2014 елның 3 аенда 234,6 млн. данә булган, ягъни узган елның шушы чорына 92,5% тәшкил итә. Агымдагы елның 1 июненә авыл хуҗалыгы оешмаларында бер тавык узган елга караганда уртача 4 йомыркага артыграк йомырка салган һәм ул 127 данә тәшкил итә.

2014 елның 1 апреленә барлык категория хуҗалыкларда эре мөгезле терлек саны 1055,0 мең баш булган, ягъни 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда 93,0% тәшкил итә. Дуңгызлар саны - 440,7 мең баш, ягъни 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда 77,1% тәшкил итә, сарыкдлар һәм кәҗәләр – 18,4 мең баш, ягъни 101,5%, кош-корт – 14198,8 мең баш, ягъни91,1 процент. Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Владимир Лабинов билгеләп үткәнчә, Дәүләт нәсел регистрында Татарстан Республикасының нәселлетерлекчелек өлкәсендә эшчәнлек алып баручы 116 оешмасы теркәлгән, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International