12 майда Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тарафыннан «Идел буе кыр көне – 2014» уздыру турындагы күрсәтмә имзаланды. Ул Оренбург өлкәсендә уздырылачак.
Әлеге чара Идел буе федераль округы төбәкләре агросәнәгать комплексының инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыру, гамәлгә ашырыла торган аграр сәясәтне камилләштерү, шулай ук икътисадның аграр секторын инновацион үстерүнең алдынгы практикасын тарату максатларында уздырыла.
«Идел буе кыр көне – 2014» кысаларында “Ит терлекчелеген тотрыклы үстерү” Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышын, Идел буе федераль округында агросәнәгать комплексын үстерү буенча эксперт Советының “АПКда кадрлар әзерләү һәм эшкә урнаштыру проблемалары” темасына утырышын уздыру, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары, терлекчелек, игенчелек өлкәсендәге казанышлар күргәзмәсен карау, шулай ук Идел буе федераль округытөбәкләре территориясендә җитештерелә торган продукция үрнәкләрен карау, җитештерү объектларында булу һ.б.лар планлаштырыла.
Россия Федерациясенең 14 төбәгеннән делегацияләр катнашуы планлаштырыла, шулай ук Казахстан Республикасының Актүбә, Көнбатыш Казахстан һәм Кустанай өлкәләреннән дә делегацияләр булыр дип көтелә.
Чара 2014 елның 10-11 июлендә узачак.