Программадагы үзгәрешләр

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

«2014-2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү»федераль максатчан программасына үзгәрешләр кертелде, алар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 5 июлендәге 619 номерлы карары белән кабул ителде, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Шулай итеп, “Программа чаралары” бүлегенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә федераль бюджеттан субсидияләрне, мелиоратив системалар һәм гидротехник корылмалар зонасында гына түгел, ә яңа төзелә торган су белән тәэмин итү чыганакларында, артезиан скважиналарында һәм плотиналарда сугару системалары төзи торган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә бирү рөхсәт ителәчәк.

Әмма Россия Федерациясе дәүләт милкенә керә торган мелиоратив системалар һәм гидротехник корылмалар төзү турындагы нигезләмә Программада принципиаль алым буларак сакланып калган.

Аерым үзгәрешләр җирле үзидарә органнары белән халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклауны тәэмин итү буенча хезмәттәшлек итүне көчәйтүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, муниципаль берәмлекләрнең гражданнар оборонасыһәм гадәттән тыш хәлләр органнары белән бергә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорацидепартаментына караган учреждениеләрнең оператив идарәсендәге гидротехник корылмаларның торышын тикшерү күздә тотыла.

Моннан тыш, гидротехник корылмаларда гадәттән тыш хәлләрнең барлыккка килү ихтималын максималь киметү максатларында, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән башка мелиоратив чараларга чыгымнар арттырылды. Беренче чиратта, агымдагы елда һәм 2015 елда акчалар куркыныч объектларда эшләр башкаруга юнәлдерелә.

Бу карар 2013 елда Ерак Көнчыгыш федераль округында булган гидрологик хәл нәтиҗәсендә кабул ителде, ул вакытта авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге бик күп җирләр файдалануга яраксызга әйләнде һәм мелиоратив системалар һәм гидротехник корылмалар сафтан чыкты.

Программаның “2014-2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү” федераль максатчан программа чаралары исемлеге” бирелгән 4 нче кушымтасына да капиталь кертемнәр өлешендә кайбер үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, комплекслы проектларны финанслау күләмнәре, объектлар исемлекләре, куәтләр төгәлләштерелде. Шулай ук федераль казнадан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына «2014-2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыруга субсидияләр бирү һәм бүлү кагыйдәләренә дә кайбер үзгәрешләр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International