9 июльдә Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Нововоронежда Х Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарын ачу тантанасында катнашты.
Авыл физкультура-спорт хәрәкәте безнең илдә XX гасырның 30 нчы еллар уртасында барлыкка килде.Беренче Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары 1995 елның сентябрендә Волгоград өлкәсендә уза һәм ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгына багышлана. 2003 елдан башлап ике елга бер мәртәбә Бөтенроссия кышкы һәм җәйге спорт уенннары уздырыла. Аграрчылар ярышлары Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Россиянең “Уңыш” ирекле спорт җәмгыяте тарафыннан оештырыла.
Федераль аграр ведомство башлыгы Х Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында катнашучыларга һәм кунакларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләвен җиткерде. “Ике дистә елга якын сезнең ярышлар киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә, а аларда катнашгу – чын мәгънәсендә дәрәҗәле, илебезнең авыл районнары халкы өчен мөһим вакыйга булып санала. Агросәнәгать комплексының төрле яшьтәге хезмәтчәннәрен берләштереп, Уеннар гавами спортны һәм физик культураны үстерүгә, актив, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга ярдәм итә. Һәм, әлбәттә, нәтиҗәле хезмәткә, җир эшенә, Россия авылларының бай традицияләренә мәхәббәт уята. Уеннарның елдан-ел киңрәк популярлашуына, спортның заманча инфраструктурасын булдыруга һәм авыл ялын оештыруга бәйле бихисап проблемаларның уңышлы хәл ителүенә ышанычым зур”, -дип әйтелә дәүләт башлыгының сәламләвендә.
«Спорт өчен дә, хезмәт өчен дә медальне бер үк металлдан коялар», - танылдган поэзия юлларын меншә шулай үзгәртеп булыр иде. Чөнки чемпион титулы өчен көрәш тә, уңыш өчен көрәш тә рухи киеренкелек һәм физик көч куюны, бирелеп эшләүне, максатка омтылуны һәм үз-үзеңә ышануны таләп итә. Бүген Воронеж җирендә үзенчә уникаль вакыйгада катнашучылар стартка чыга. Аграрчылар ярышлары иң көчлеләрне һәм җитезләрне генә түгел, ә җаны-тәне нык булган авыл хезмәтчәннәрен ачыклый. Уеннар программасына милли спорт төрләре дә, сыер савучылар, печән чабучылар һәм механизаторлар арасында һөнәри осталык буенча ярышлар да кертелгән. Болар барысы да – яшь буын өчен үзенчәлекле халык мәдәниятен саклап калучы авылның тормыш чикләре ул. Мондый мәдәняттән башка Россия цивилизациясе була алмас иде”, - дип, ярышларда катнашучыларга һәм аларны оештыручыларга мөрәҗәгать итте Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе.
Спорт тантанасында катнашучыларны һәм оештыручыларны Воронеж өлкәсенең вакытлыча губернатор вазыйфаларын башкаручы Алексей Гордеев һәм Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Павел Новиков та сәламләде.
Уеннарны ачу тантанасында Россиянең 66 төбәгеннән командалар, спорт федерацияләре җитәкчеләре, яшьләр һәм һөнәр берлекләре оешмалары вәкилләре, авыл спорт хәрәкәте ветераннары катнашты. Ярышларда катнашучылар һәм оештыручылар каршында Воронеж өлкәсенең сәнгать осталары һәм Воронеж өлкәсенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.
Финал ярышларын уздыруда 350дән артык судья һәм 1 мең волонтер хезмәт күрсәтә.