Татарстан Республикасы өчен бик катлаулы булган 2009-2013 еллардагы корылык аркасында республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре 50 млрд. сумга якын югалту кичерде. Бу хакта Татарстан Республикасында терлекчелекнең торышы һәм үсеш перспективалары мәсьәләләре буенча уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров үткәрде, ул ике көнлек (2014 елның 10-11 июле) эшлекле сәфәр белән Татарстанга килде.
Киңәшмә кош ите җитештерүче компанияләрнең берсендә - “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ мәйданчыгында (Чаллы) узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Николай Федоров, киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, Россиянең агросәнәгать комплексында бүген халыкны төп тормыш чыганагы булган “Икмәк” белән тәэмин итү өчен бөтен көчләрен куеп, иҗади якын килеп эшләүчеләрне патриотлар дип атады.
Аның әйтүенчә, Татарстанда АПК үсеше нәтиҗәләре лидерлык урыннарын да алырга мөмкин. Сез лидерлыкка омтыласыз, әмма сездә бу барлык позицияләр буенча да барып чыкмый әле. Россиянең сезне узып киткән башка төбәкләре дә бар. Николай Федоров, Татарстан өчен бу киңәшмә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә күпмедер дәрәҗәдә этәргеч бирер, чөнки сезнең төбәкне мактап еш телгә алалар, дип билгеләп үтте. Без конкуренциячел мохиттә яшибез, шуңа күрә АПК үсешендә дә яңа чишелешләр, иҗади алымнар булырга тиеш, диде ул.
Россия авыл хуҗалыгы министры терлекчелек тармагы үсешендәге кайбер рәсми саннарны атап китте. Мәсәлән, аның әйтүенчә, 2014 елның 7 июленә алынган күрсәткечләр буенча, чит илдән ит кайтару узган елның шушы чорына караганда 32,4 %ка кимегән, шул исәптән сыер ите – 21,2%ка, дуңгыз – 36,4%ка, кош ите 11%ка кимегән. Шул ук вакытта терлек һәм кош-корт үстерү узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,9 %ка арткан. Тулаем алганда, АПК күрсәткечләренең әйбәт булуын билгеләп үтте ул, тик шулай да җитештерүне арттырырга кирәк, диде. Кош-корт үстерүне тагын да яхшыртырга кирәк, диде Николай Федоров, дуңгыз ите буенча без фараз күрсәткечләренә якын, ә сыер ите буенча калышабыз, диде. Аның әйтүенчә, иң мөһиме, импорталмашу буенча куелган бурычларны хәл итәргә кирәк, бу исә илне азык-төлек белән тәэмин итү күзлегеннән аеруча мөһим. Без кирәкле нәтиҗәгә ирешербез, дип ышанам мин, финанс ягыннан да, ресурс ягыннан да, диде Николай Федоров.
Үз чиратында, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика киңәшмәсендә катнашучыларны сәламләп, без АПК өлкәсендә кайбер юнәлешләр буенча арта калуларны булдырмаска тиеш, ә бүгенге киңәшмә шул яктан караганда бик файдалы булыр, диде. Илдар Халиков Николай Федоровка Татарстанга килгәне өчен рәхмәт белдерде, чөнки бүген тулаем АПКның һәм терлекчелек тармагының алга таба үсеше республика өчен дә, шулай ук стратегик инвесторлар өчен дә бик җитди проблема.Ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгына, АПКга һәм хуҗалык итүнең барлык рәвешләренә ярдәм итү эше дәвам итәчәк, дип ышандырды. Илдар Халиков шулай ук тармакка ярдәм итү буенча бүген 2014 елга лимитның тулысынча алынганын билгеләп узды. Әгәр акчаларны яңадан бүлү гамәлгә ашырылса, без аларны кабул итәргә әзер, дидеТатарстан Республикасы Премьер-министры. Кичә без сезгә үзебезнең фермаларның, терлекчелек предприятиеләренең бүген ничек эшләвен һәм киләчәктә аларны үстерү планнарын күрсәттек, алынган акчаларның юкка чыкмаганын сез үзегез күрдегез, алар җитештерүгә тотыла һәм нәтиҗәле кулланыла. Без позицияләрне саклап калу ягында, Татарстан АПКсын үстерү планнарында һәм үзебезнең стратегик инвесторлар планнарында салынган уңай динамиканы бирәчәкбез, дип белдерде Илдар Халиков.