10 июльдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровның Татарстан Республикасына эшлекле визит белән килүе көтелә.
Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөриячәк. Үзенең визитының берпенче көнендә министр республиканың Тукай муниципаль районы Бахчасарай поселогындагы "Миңнехуҗина М.Н." КФХында булачак. Бу гаилә терлекчелек фермасының төп эшчәнлек төре – терлекчелек продукциясе җитештерү. Хуҗалык тагын азык һәм бөртекле культуралар үстерү белән, эре мөгезле терлек, сарыклар, атлар, куяннар үрчетү белән һәм кошлар үстерү белән дә шөгыльләнә. Аннары Николай Федоров "Агросила Групп" ЯАҖ холдингы составына керә торган “Кама” агрофирмасы” ҖЧҖнең чөгендер кырында булачак, шулай ук "Камский Бекон" ҖЧҖнең терлек чалу комплексына киләчәк. 11 июльдә “Татарстан Республикасында терлекчелек үстерүнең торышы һәм перспективалары” темасы буенча эшче киңәшмә узачак.