ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматы буенча республикада 2 сентябрьгә 1204,8 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 78%ын тәшкил итә. 208,4 мең гасабан бодае, 372,4 мең га тары суктырылган.
Узган ял көннәрендә Питрәч муниципаль районының Отар – Дубровка авылында модуль-блок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.

1
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
26 – 31 августта Санкт-Петербургта узган «АгроРусь-2014» XXIII халыкара агросәнәгать күргәзмәсеннән Татарстан фермерлары дүрт алтын медаль алыа кайттылардип хәбәр итте Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров.
Санкт-Петербургта «Агрорусь-2014» 23 нче Халыкара агросәнәгать күргәзмә-ярминкәсе кысаларында«Гаилә терлекчелек фермаларын үстерүнең актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматы буенча республикада сентябрьгә 1186,2 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 76%ын тәшкил итә. 194,8 мең гасабан бодае, 368,7мең га тары , 66,6 мең га солы суктырылган.

31
август, 2014 ел
якшәмбе
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы күрсәтмәсе белән «2014-2020 елларга Россия авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда федераль дәүләт бюджет учреждениеләренә җирләрне мелиорацияләүгә һәм ташкыннарга каршы тору чараларын үткәрүгә өстәмә субсидияләр бирү күләме расланды.

Мөхтәрәм хезмәттәшләр!

Сезне ихластан Ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйм!


30
август, 2014 ел
шимбә
Бүген «Казан» Халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы көненә һәм Шәһәр көненә багышланган ат-спорт бәйрәме булды. Ярышлар барышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та күзәтеп торды. Кунаклар арасында шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика мнистрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә бар иде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты фойесында бүген иртән Татарстан җитештерүчеләренең азык-төлек күргәзмәсе оештырылган иде. Экспозициягә сөт продукциясе, ит һәм казылык, икмәк әйберләре, яшелчә продукциясе җитештерүче эре предприятиеләрнең үз продукциясе, шулай ук фермер хуҗалыкларының азык-төлек товарлары куелган иде.

29
август, 2014 ел
җомга
2014 елның 30 августында 14.00 сәгатьтә Республика көнен бәйрәм итү кысаларында «Казан» Халыкара ат спорты комплексында ат чабышлары узачак. Чабышлар көнендә 2 заезд һәм чабыш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International