Бүген «Казан» Халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы көненә һәм Шәһәр көненә багышланган ат-спорт бәйрәме булды. Ярышлар барышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та күзәтеп торды. Кунаклар арасында шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика мнистрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә бар иде.
Ипподромга килгәч, Татарстан Республикасы Президенты, тамашачылар ложасына юнәлер алдыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы белән бергә азык-төлек сәнәгате предприятиеләрепродукциясе күргәзмәсен касрап чыкты. Күргәзмә “Казан” Халыкара ат спорты комплексы фойесында оештырылган иде, барлык теләүчеләр дә иң яхшы Татарстан җитештерүчеләренең продукциясеннән авыз итә алдылар.
Ат-спорт ярышлары программасына 11 чабыш һәм 2 заезд кертелгән. Гомуми приз фонды 6 млн. сумнан артыграк. Гадәттәгечә, иң дәрәҗәле чабыш Татарстан Республикасы Президенты призына булды. Бу чабышта өч яшьлек һәм аннан зуррак яшьтәге атлар ярышты, приз фонды - 3 млн. сум иде.
Соңгы берничә елда Республика һәм Шәһәр көненә багышланган ат-спорт бәйрәмнәрендәге ат чабышларында Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров атлары җиңүчеләр булдылар. Быел да Кадыров конюшнасыннан ике ат катнашты, шулай да җиңүне Казан вәкиле яулады.
Чабышларда барлыгы 7 ат катнашты. 2400 м араны беренче булып 4 яшьлек Америкадан китерелгән айгыр Лемон Шайнинг Мун килде, мастер-жокей Мирзабек Каппушев. Колынның хуҗасы – Казан «Актай» ат спорты клубы. Җиңүче кубогынТатарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.
Икенче призны (500 мең сум) - 1000 м дистанциядә - беренче булып шулай ук Америкадан китерелгән 4 яшьлек айгыр Стивен Слю килде, мастер-жокей шул ук Мирзабек Каппушев.
Казан мэры кубогына 2 яшьлек атлар чапты. 1200 м дистанциядә беренче булып стал Америкадан китерелгән айгырГлодиатор Максимус килде (хуҗасы – Казан «Актай» ат спорты клубы) - I категория жокей Таһир Метшин, Казан мэры улы.Бүләкләр бирү тантанасы вакытында Таһир Метшинга мастер-жокей исеме бирелде. Аңа призны Марат Әхмәтов тапшырды.