ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 7 сентябрьгә 1325,5 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 85%ын тәшкил итә. 304,0 меңга сабан бодае, 393,5 мең га тары суктырылган.

6
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казанда башланып киткән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен йөреп чыкты. Татарстанда бүген ел саен була торган көзге ярминкәләр сезоны башланды, аларда Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрләре җитештергән продуция сатыла, гадәттә мондый ярминкәләр кышка кадәр дәвам итә.

5
сентябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагында агымдагы елның 8 ай эшенә йомгаклар ясалды һәм терлекләрне кышкы абзарда асрау чорына бурычлар турында фикер алыштылар.
Казанда һәр елны көзен Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итү максатында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Быел авыл хуҗалыгы продукциясен кулайрак бәяләрдән 6 сентябрьдән башлап сатып алырга мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 5 сентябрьгә 1274,1 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 82%ын тәшкил итә. 262,1 меңга сабан бодае, 385,7 мең га тары суктырылган.

4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә «Авыл хуҗалыгында заманча IT-технологияләрне үстерү” темасы буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бөртекле һәм кузаклы культуралар 336,4 мең га мәйданда суктырылган, бу барлык мәйданнан 21% тәшкил итә.

3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Казанда һәр елны көзен Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итү максатында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Мөмкин кадәр түбәнрәк бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен быел 6 сентябрьдән башлап сатып алырга мөмкинбулачак.

4 сентябрьдә "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалында авыл хуҗалыгында заманча IT-технологияләрне үстерү турында фикер алышачаклар.

Чарада Россия Федерациясенең "Россельхозцентр" ФДБУ, аның Татарстан Республикасыфилиалы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм башкалар катнаша.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматы буенча республикада 3 сентябрьгә 1235,6 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 80 %ын тәшкил итә. 231,6 мең гасабан бодае, 379,1 мең га тары суктырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International