26 – 31 августта Санкт-Петербургта узган «АгроРусь-2014» XXIII халыкара агросәнәгать күргәзмәсеннән Татарстан фермерлары дүрт алтын медаль алыа кайттылар, дип хәбәр итте Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров.
Алтын медаль КФХ башлыгы Гафур Зариповка бирелде, ул Татарстан Республикасы Лаеш районының аграр бизнесын үстерә. Аның уңышлары “Россиянең иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы” номинациясендә алтын медальбелән бәяләнде.
Шундый ук бүләккә Татарстанның Мөслим районыннан Ирек Хамадишин лаек булды. Ул «Кошчылык үсешенә керткән өлеш өчен» номинациясендә бүләкләнде.
Татарстан Республикасының Питрәч районыннан КФХ башлыгы Замир Гыймранов «Халыктан сөт җыю һәм аны эшкәртү» номинациясендә алтын медальгә ия булды.
«Авылда кече хуҗалык рәвешләрен үстерүгә керткән өлеш өчен» Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе шулай ук иң югары бүләккә лаек булды, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.