Узган ял көннәрендә Питрәч муниципаль районының Отар – Дубровка авылында модуль-блок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.
Участок ветеринария пунктларын төзү программасы буенча бу соңгы пункт булды. Агымдагы елдаТатарстан Республикасы буенча 43 районда һәм Казан шәһәрендә барлыгы 44 пункт ачылды.
Әлеге тантанада Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль дәүләт ветеринария инспекциясе бүлеге башлыгы Илгизәр Гарипов, Питрәч муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров, «Питрәч районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Илгизәр Латыйпов, авыл хуҗалыгы формировниеләре җитәкчеләре, белгечләр һ.б.лар катнашты.