2014 елның 30 августында 14.00 сәгатьтә Республика көнен бәйрәм итү кысаларында «Казан» Халыкара ат спорты комплексында ат чабышлары узачак. Чабышлар көнендә 2 заезд һәм чабыш булачак.
Чабышларда катнашучылар түбәндәге призлар өчен ярышачаклар: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призы (6 катнашучы), Татарстан Республикасы Президенты призы (7 катнашучы), Татарстан Республикасы Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе призы (7 катнашучы), Казан шәһәре кубогы (7 катнашучы), Казан Ипподромы кубогы (8 катнашучы), Казан шәһәре Мэриясе призы (7 катнашучы), "Леди Татарстана" призы (8катнашучы) һәм башка призлар.
Заездларда катнашучыларның Шәһәр көненә багышланган приз өчен (9 катнашучы) һәм “Халыклар дуслыгы” призы өчен (9 катнашучы) көрәшү мөмкинлеге булачак.