Республиканың Сарман һәм Тәтеш районнарында шикәр чөгендерен җыюга керештеләр

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматы буенча республикада 2 сентябрьгә 1204,8 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 78%ын тәшкил итә. 208,4 мең гасабан бодае, 372,4 мең га тары суктырылган.

Татарстан игенчеләре 2,7 млн. тонна ашлык суктырдылар, шул исәптән 437,2 мең тонна сабан бодае, 870,8мең тонна тары.

Уртача уңыш - 22,4 ц/га.

Көзге культуралар 312,4 мең га мәйданда чәчелгәнбу барлык мәйданның 44%ын тәшкил итә.

Республика районнарында 4,1 мең га мәйданда 4,4 мең тонна рапс суктырылды. Уртача уңыш 10,9 ц/гатәшкил итә.

Республиканың Сарман һәм Тәтеш муниципаль районнарында шикәр чөгендерен җыюга керештеләр. Бу районнар аграрчылары тарафыннан 0,2 мең гектар мәйданда 6,9 мең тонна шикәр чөгендере алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International