Гаилә терлекчелек фермаларын тәэмин итү

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Санкт-Петербургта «Агрорусь-2014» 23 нче Халыкара агросәнәгать күргәзмә-ярминкәсе кысаларында«Гаилә терлекчелек фермаларын үстерүнең актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узды.

Гаилә терлекчелек фермаларын нәселле яшь авыл хуҗалыгы терлекләре белән тәэмин итү турындагы нотык белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Терлекчелек һәм нәсел эше департаментының нәсел ресурслары бүлеге башлыгы урынбасары Данила Макаров чыгыш ясады. Үз чыгышында ул, Россия Федерациясенең нәсел базасында 2561 хуҗалык бар, шул исәптән 1353 сөт терлекчелеге хуҗалыгы, дип билгеләп үтте. Ит терлекчелегенең нәсел базасы 278 хуҗалыктан тора.

Бүгенге көнгә үзебезнең илнең сөт терлекчелеге юнәлешендәге эре мөгезле терлекләрнең баш саны ярты ел эчендә узган елның шушы чорына караганда 6 %ка артты һәм 25, 9 мең баш тәшкил итә. Шул ук вакытта шул юнәлештәге эре мөгезле терлекне читтән алу ярты ел эчендә 9,2 %ка кимеде.

Үзебезнең яшь терлекнең саны гына түгел, ә аның продуктлылыгы да арта. Голштинский һәм айрширский кебек токымлы яшьтерлекнең сөте дә, андагы май һәм аксым да күпкә яхшырак.

«Безнең фаразлар буеча нәселле терлек саны шулай әкренләп арта барачак, шул ук вакытта үз илебезнең терлеге артачак» - дип ассызыклады нотыкчы.

Төбәкләр күрсәткечләре буенча бу елның беренче кварталында Россия Федерациясендә сөт терлеге 30 мең баштан артык сатылган, аның уртача бәясе 198 сум/кг. Ит терлеге 19 мең баштан артыграк сатиылган, уртача бәясе 202 сум/кг.

Быел нәсел терлекчелегенә субсидияләр күләме 3,7 миллиард сум тәшкил итте. Шулардан сөт терлекчелегенә 2 миллиард сумнан артыграк җибәрелде, ә ит терлекчелеге программасын гамәлгә ашыруга 380 миллион сум бирелде.

Түгәрәк өстәл эшендә федерация субъектларының агросәнәгать комплексы идарәсе органнары, тйбәк фермер берлекләре һәм ассоциацияләре вәкилләре, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, аграр фәнни институтлар, коммерциячел банклар,тармак берлекләре һәм ММЧ вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International