ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 28 августта, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкының эшлекле активын арттыру һәм кече хуҗалык рәвешләрен үстерү мәсьәләләре буенча дүртенче зона семинар-киңәшмәсен уздырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 1148,9 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 74 %ын тәшкил итә. 173,2 мең га - сабан бодае, 354,4 мең га - тары, 65,2 мең га солы суктырылган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республиканың сәүдә предприятиеләрендә азык-төлек продуктларының ассортименты һәм аларга бәяләр күтәрелү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады. 
Агымдагы елның 9-10 октябрендә Мәскәүдә "Кеше сәламәтлеге һәм экология-2014" өченче Халыкара форумы узачак.

27
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” Федеральдәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә “Республика шартларында шепкән җитештерүнең перспективалары” темасына киңәшмә узды.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Тәтеш районына эш сәфәре кылды, анда ул яңа күпфатирлы йортны тапшыруда катнашты һәм район активы белән очрашты. Очрашу райлн Мәдәният йортында булды.

26
август, 2014 ел
сишәмбе
Көндезге сәгать икедә Алексеевск авылында Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык рәвешләрен үстерү мәсьәләләре буенча быел өченче зона киңәшмәсе ачты, анда ун районнан район, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр катнашты, алар арасында Чирмешән, Аксубай, Әлки, Чистай районнары белән рәттән башка районнар вәкилләре дә бар иде.
Санкт-Петербургта 23 августтан 31 августка кадәр «Агрорусь – 2014» XXIII Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. 26 августта «Ленэкспо» күргәзмә комплексының үзәк сәхнәсендә аны ачу тантанасы булачак.

25
август, 2014 ел
дүшәмбе

Барлык республика проектларын уңышлы гамәлгә ашыру Татарстан икътисадының тотрыклылыгына бәйле. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районы активы белән очрашуда әйтте. Президент белән бергәТатарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе ӘсхатьСәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 1054,8 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу фаразның 68%ын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International