Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты фойесында бүген иртән Татарстан җитештерүчеләренең азык-төлек күргәзмәсе оештырылган иде. Экспозициягә сөт продукциясе, ит һәм казылык, икмәк әйберләре, яшелчә продукциясе җитештерүче эре предприятиеләрнең үз продукциясе, шулай ук фермер хуҗалыкларының азык-төлек товарлары куелган иде.
Аерым алганда, күргәзмәдә «Просто молоко» идарәчел компаниясе» ҖЧҖ, «Зеленодольск сөт комбинаты» ААҖ, «Алабуга ит-консерв комбинаты» ААҖ, «Чаллы-ит» ҖЧҖ, «Токымлы куян заводы» ҖЧҖ, «Чаллы-бройлер» ҖЧҖ, «Рамай» фермер хуҗалыгы ҖЧҖ, «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ, «Татплодоовощпром» ЯАҖ, «Нократ таңнары» агрофирмасы» ҖЧҖ (Алабуга районы), «2 нче Казан икмәк заводы» ААҖ, «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖ, «Мотыйгуллин Р.М. ИП» Мамадыш ит эшкәртү предприятиесе, «Чаллы-хлеб» ЯАҖ, Татарстан кулланучылар берлеге һәм башкалар катнашты.
«Просто молоко» идарәчел компаниясе» ҖЧҖ стенды янында теләгән кеше аның сөт продукциясен, шулай ук кефир, әчетелгән сөт, ацидофиль эчемлек һәм аның башка продуктларын татып карарга мөмкин иде.Рөстәм Миңнеханов та кайбер продуктлардан авыз итте.
Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде. Президент авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләрдән бизнес алып бару шартлары, сезонлы яшелчәләр уңышы, сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итү турында сорашты.
Татарстан Президенты җирле азык-төлек продуктлары җитештерүчеләрнең продукциясенә югары бәя бирде – аларның сыйфатын, натураль компонентлар, заманча төргәкләр кулланылуын билгеләп үтте. Ул бүген җирле җитештерүчеләр продукциясенең шундый ук чит ил продукциясеннән калышмавын да ассызыклап китте.
Рөстәм Миңнеханов 2008–2009 еллардагы икътисадый кризис чорында республикада «Татарстан товарын сатып ал!» акциясе уздырылганын искә төшерде. Ул бу акцияне яңартырга, шулай ук җирле авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеген масасакүләм мәгълүмат чараларындакиңрәк яктыртырга тәкъдим итте.
Күргәзмәне карап чыккач, Рөстәм Миңнеханов шунда катнашучыларның барысын да Республика көне – 30 август белән котлады.