Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Николай Федоровның Ветеринария хезмәткәре көне белән котлавы

2014 елның 31 августы, якшәмбе

Мөхтәрәм хезмәттәшләр!

Сезне ихластан Ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйм!

«Медицина кешене дәвалый, ветеринария - инсаниятне». Илебезнең бөек галиме Сергей Степанович Евсеенконың бу сүзләре чын мәгънәсендә Россиядә беренче мәртәбә билгеләп үтелә торган яңа һөнәри бәйрәмнең девизы була ала.

Төпле белем һәм армый-талмый хезмәт итү, хайваннар һәм кешеләр сәламәтлеге турында зур кайгыртучанлык күрсәтү, хайваннардагы куркыныч авыруларга каршы көрәшүдән һәм терлек продукциясенә контрольдән башлап фәнни тиешеренүләргә һәм квалификацияле белгечләр әзерләүгә кадәр – боларның барысы да ветеринарларның катлаулы һәм тынгысыз эшләре җыелмасын тәшкил итә. Илебезнең эпизоотик, азык-төлек һәм биологик иминлеген тәэмин итүдә дә сезнең өлешегез гаять зур. Үзләрен тулысынча шушы күркәм хезмәткә багышлаган ветераннарга аерым рәхмәт белдерәсе килә.

Көндәлек көтелмәгән каршылыклар көчле рухлы, бердәм һәм чыдам булуны таләп итә. Римлылар юктан гына әйтмәгәннәрдер: «Fortes fortuna adjuvat». Куйган максатларга ирешүдә Сезгә һәрвакыт кыюлык һәм тәвәкәллек, уңышлар һәм иминлек юлдаш булсын!

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, кәеф күтәренкелеге, катлаулы да, җаваплы да хезмәтегездә яңа үрләр яулавыгызны телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International