Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы күрсәтмәсе белән «2014-2020 елларга Россия авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда федераль дәүләт бюджет учреждениеләренә җирләрне мелиорацияләүгә һәм ташкыннарга каршы тору чараларын үткәрүгә өстәмә субсидияләр бирү күләме расланды.
Федераль аграр ведомство документы нигезендә федераль бюджет акчалары исәбеннән 353 млн. сум күләмендәге субсидияләрРоссия Федерациясенең ташкыннар аркасында аеруча зур зыян күрә торган субъектларының 18 учреждениесе арасында бүленәчәк.
Бүленгән акчалар учреждениеләргә федераль милектәге 59 мелиоратив объектта ташкыннарга каршы чаралар үткәрергә, язгы су ташулар чорында 2,8 млрд. сум күләмендә зыян килү ихтималын булдырмый калуга ярдәм итәчәк.
Быел барысы 131 гидротехник корылмада һәм мелиорация системасында эшләр башкару, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 50 мең гектардан артыграк мәйданда җирләрне су эрозиясеннән, су басудан, су астында калудан яклауны тәэмин итү планлаштырыла, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.