ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
11 сентябрьдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры башлыгы Николай ФедоровХөкүмәт утырышына «Авыл хуҗалыгын үстерү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында ике закон проекты тәкъдим итте, алар Россиянең азык-төлек доктринасын гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә инвестиция процессларын кызыксындыруга юнәлдерелгән.

10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
10 сентябрьдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров «2015 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүнең барышы турында» видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, Республиканың 5 районы бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр, болар:Спас, Кайбыч, Әлки, Нурлат, Апас районнары.
«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларына Бөтенроссия конкурсы игълан ителде.
13 сентябрьдә штп. Балтачта “Балтач Хәләл – 2014” төбәкара сәүдә ярминкәсе узачак.

9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов юагары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе “Казан дәүләт аграр университеты” студентлары белән очрашты.
14 сентябрьдә ярминкә чараларын уздыру форматы берникадәр үзгәрәчәк. Ярминкәләр 50 мәйданчыкта оештырыла һәм алар мөмкин кадәр торак массивларына якынрак була.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының опретив күрсәткечләренә караганда, республикада шикәр чөгендере 5,2 мең га мәйданнан 162,0 мең тонна җыеп алынган. Уртача уңыш 314,1 ц/га тәшкил итә.

8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ белән берлектә республикада"Частник" профилактик операциясе уздырыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 3 млн. тонна ашлык суктырылган - 679,6 мең тонна сабан бодае, 928,9 мең тонна тары суктырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International