Республикада "Частник" профилактик операциясе бара

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе

сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ белән берлектә республикада"Частник" профилактик операциясе уздырыла.

Акциянең максаты – юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, әйләнә-тир- мохитне саклау, тракторлардан, үзйөрешле юл төзү машиналарыннан, физик затларга караган башка машиналардан һәм тагылмалардан файдаланганда хокук бозуларны профилактикалау. «Частник» операциясен уздыруга бәйле рәвештә, Татарстан РеспубликасыДәүләт техника күзәтчелеге идарәсе халыкка үз милекләрендәге тракторларны, үзйөрешле авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылмаларны теркәү зарурлыгын һәм дәүләт техник тикшерүе узарга тиешлеген, ә техникадан файдаланганда - тиешле категориядә идарә итү хокукына тракторист-машинист таныклыгы булуына тикшерү узарга тиешлекне искә төшереп мөрәжәгать итә.

Хокук бозулар ачыкланганда, гаеплеләр Администртив хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы нигезендә җаваплылыкка тартылачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International