Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов юагары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе “Казан дәүләт аграр университеты” студентлары белән очрашты.
Әлеге план буенча очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасыидарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, "Россельхозцентр" ФДУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Таһир Хадиев, "Просто молоко" ИК" ҖЧҖ генераль директорының АПК буенча урынбасары "Сэт иле" ҖЧҖ генераль директорыМинсагир Нуретдинов, "Татмелиорация" Траст компаниясе ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, "РАЦИН" ДУП генераль директоры ӘсхатьШәрәпов, "Красный Восток - Агро" ХК ААҖнең директорлар советы рәисе Владимир Панков, АПК хезмшткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина һәм башкалар катнашты.
Очрашуны ачып, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов кунакларга сәламләү сүзләре җиткерде.
Марат Әхмәтов башта республикада авыл хуҗалыгы торышы турында һәм АПК алдында торган бурычлар турында сөйләде.
Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы яшь белгечләрне эш белән һәм тиешле дәрәҗәдә хезмәт хакы белән тәэмин итү зарурлыгы турында сөйтәде.
Иң кискен мәсьәләләрнең берсе – яшь белгечләрне авылда калдыру. Агымдагы елда авыл хуҗалыгы хуҗалыгы өчен кадрларны максатчан әзерләү механизмы эшли башлаячак, студент шартнамә нигезендә авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты булачак, ул уку барышында ай саен кимендә 10 мең сум стипендия алачак һәм укуын тәмамлагач авылга кайтып, авыл хуҗалыгы юнәзлешендә кимендә 3 ел эшләргә тиеш була. Предприятиеләрне кызыксындыру чараларының һәм стипендия чыгымнарының 50 % бюджеттан кайтарылачак, бу АПКны кадрлар белән тәэмин итүгә республика дәүләт ярдәме чаралары кысаларында башкарыла. Мондый стипендияне алуга мәктәптән соң максатчан белем алуга җибәрелгән һәм югары уку йортына укырга кергәннәр һәм аграр профиль юнәлешендәге мәгариф программалары буенча көндезге төркемнәрдә укучы икенче һәм өченче курс студентлары дәгъва кыла ала.
Очрашу ахырында Марат Әхмәтов университет студентлары һәм мөгаллимнәре сорауларына җаваплар бирде.
Университет ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, мондый очрашуларны даими үткәреп торырга кирәк, чөнки бу студентдарга да, шулай ук эш бирүчеләргә дә бик файдалы, дип билгеләп узды.