13 сентябрьдә штп. Балтачта “Балтач Хәләл – 2014” төбәкара сәүдә ярминкәсе узачак.
Ярминкәдә Татарстан, Марий Эл, Киров өлкәсе һәм Россиянең якынрак башка төбәкләре җитештерүчеләренең хәләл продукциясе булачак. Чараның максаты - халыкны кулай бәяләрдән сыйфатлы хәләл продукция белән тәэмин итү, хәләл товар җитештерүчеләргә ярдәм итү, сәламәтлек өчен файдалы продукцияне популярлаштыру һәм “хәләл” продукцияне алга чыгару. Ярминкәне оештыручылар булып Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстанның Инвестицияүстерү агентлыгы һәм Балтач муниципаль районы булышлыгында «Хәләл» (НП «НАСИХ») һәм «EURO-ASIA Expo» эш итә.
Азык-төлек продуктлары белән беррәттән сәүдә мәйданчыкларында декоратив-кулланма сәнгать әйберләре, кием-салым, косметика, сувенирлар, йорт кирәк-яраклары һәм башка әйберләр булачак. Ярминкә кысаларында шулай ук фирмалр һәм товарлар презентациясе, модалар күрсәтү, мастер-класслар, иң тәмле пылау пешерүчегә конкурс һәм артистлар чыгышлары булачак. Элеккеге һәм заманча гадәт-йолаларны, мәдәниятне һәм миллилекне берләштереп, «Балтач Хәләл-2014» ярминкәсе киң күләмле һәм кызыктыргыч вакыйга булыр дип көтелә. Мондый очрашулар нәтиҗәсендә яңа эшлекле элемтәләр һәм төбәкара хезмәттәшлекнең яңа механизмнары барлыкка килә. «Балтач Хәләл-2014» төбәкара сәүдә ярминкәсе 2014 елның 13 сентябрендә түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Балтач районы, Балтач штп., Полевая ур., 1 нче йорт, «Балтач» Хәләл индустрия паркы (ХИП «Балтач») территориясендә. Ярминкә иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана. Рәсми ачу – 12.00 сәгатьтә.