Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 3 млн. тонна ашлык суктырылган - 679,6 мең тонна сабан бодае, 928,9 мең тонна тары суктырылган.
8 сентябрьгә бөртекле һәм кузаклы культуралар 1351,9 мең га мәйданда җыелган, бу барлык мәйданның 87%ын тәшкил итә. 325,6 мең га сабан бодае, 397,6 мең га тары суктырылган.
Уртача уңыш 22,2 ц/га тәшкил итә.
Республика районнарында 9,1 мең га мәйданда 11,3 мең тонна рапс суктырылган. Уртача уңыш 12,3 ц/гатәшкил итә.
Районнар аграрчылары тарафыннан 4,2 мең гектар мәйданда 133,4 мең тонна шикәр чөгендере алынды.
Шикәр чөгендере гектардан 316,6 центнер чыга.
Район кырларында бәрәңге җыю дәвам итә. Бүгенге көнгә ул 0,4 мең га мәйданда 6,1 мең тонна җыелган. Бәрәңгенен уртача уңышы 154,3 ц/га тәшкил итә.
Көзге культуралар чәчү 62% мәйданда башкарылган, бу 435,7 мең га тәшкил итә.