Татарстан аграрчылары тарафыннан 162,0 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының опретив күрсәткечләренә караганда, республикада шикәр чөгендере 5,2 мең га мәйданнан 162,0 мең тонна җыеп алынган. Уртача уңыш 314,1 ц/га тәшкил итә.

Бәрәңге 0,6 мең га мәйданнан 9,8 мең тонна алынган.

Гомуми мәйданның 66 %ында көзге чәчү башкарылган, барысы 460,4 мең га мәйданда ашлык чәчелгән.

Татарстан игенчеләре 1382,3 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алдылар, бу барлык мәйданның 89 %ын тәшкил итә, шул исәптән 350,2 мең га сабан бодае, 401,6 мең га тары.

Бүгенге көнгә барысы 3081,6 мең тонна ашлык җыелган, шул исәптән 733,1 мең тонна сабан бодае, 944,9 мең тонна тары.

Уңышның уртача чыгышы 22,3 ц/га тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International