14 сентябрьдә ярминкә чараларын уздыру форматы берникадәр үзгәрәчәк. Ярминкәләр 50 мәйданчыкта оештырыла һәм алар мөмкин кадәр торак массивларына якынрак була.
Авиатөзелеш районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре өчен - 6 мәйданчык, Яңа савин һәм Мәскәү районнарында – 5әр, Киров районында – 4, Совет районында – 2, Вахитов районында 8 мәйданчык була. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең иң күбесе Идел буе районында узачак: монда ярминкәләр 20 мәйданчыкта оештырыла, аларның һәркайсының мәйданы 100 кв. метрга якын.
Ярминкәләрдә АПК хезмәткәрләре җитештергән төрле продукцияне иң кулай бәяләрдән сатып алырга мөмкин булачак, болар: бәрәңге, яшелчәләр, бал, йомырка, шикәр, бөртекле ашлык, икмәк әйберләре, шулай ук ит, балык, сөт һәм сөт продукциясе.