Тәтеш элеваторы быел беренче тапкыр чит илгә ашлык төяп озатты - Иран Ислам Республикасына 18 мең тонна арпа китте. Аны 8 елга корабына төяп җибәрделәр.
2 сентябрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы булачак, анда ведомствоның 2019 елгы эш нәтиҗәләре каралачак һәм 2020 елга стратегик бурычлар билгеләнәчәк.
Бүләкләү тантанасында «Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Шамил Агиев, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары - 2020» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар. Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк: molpred-116.ru шулай ук анкета тутырырга һәм аны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: molpred2020rt@mail.ru.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыюның барышы турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Лениногорск муниципаль районында булды.
Республикада чәчү кампаниясенә беренчеләрдән булып Питрәч, Лениногорск, Тукай, Балык Бистәсе, Бөгелмә һәм Сарман районнары игенчеләре кереште.
Татарстанда өченче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 21 августка республикада 799,7 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 53% ын тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Тәтеш районында булды. Аның белән бергә район башлыгы Рәмис Сафиуллов йөрде. Сәфәрнең максаты - районның агросәнәгать секторының үсешен өйрәнү иде.
Актаныш районының «Әнәк» агрофирмасының Иске Айман бүлекчәсендә 15 мең тонна ашлык сыйдырышлы яңа элеватор файдалануга тапшырылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Челтәр компаниясе» генераль директоры Илшат Фәрдиев, район башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм башка җаваплы затлар катнашты.