“2020 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча, ЕАЭС илләре буенча белешмәләрне исәпкә алып, Россия 13 млрд.доллардан артык суммада АПК продукциясен тышкы базарларга чыгарды. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2 млрд долларга яки 18 %ка күбрәк”, - дип белдерде Хөкүмәт Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко.
Биектау районында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологларның 42 нче республика конкурсы, шулай ук зоотехник-селекционерларның 3 нче конкурсы узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» ДНП(ГПП) АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Татарстанда тугыз ел эчендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант ярдәме белән 4 млрд.сумлык 1381 яңа крестьян-фермер хуҗалыгы төзелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров #ТатарстанОнлайн программасында хәбәр итте.
Татарстанда урып-җыю кампаниясе «экваторга» якынлаша. Республикада 715 га мәйдан җыеп алынган. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров #ТатарстанОнлайн программасында хәбәр итте.
Татарстан Россия төбәкләре арасында авыл ипотекасын бирү күләме буенча Башкортстан, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләре белән беррәттән лидер-төбәкләр арасына керә. Республикада 708 гаилә бу программадан файдаланган инде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшкуарлар өчен “Бизнесыгызга канатлар” конкурсына гаризалар бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә.
Үзләренең көндәлек хезмәте белән хөрмәт һәм дан казанган гади кешеләр турында яза торган безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының бүгенге герое - 40 ел механизатор булып эшләгән Әмирҗан Сираҗетдин улы Гыйләҗев.
Онлайн-трансляцияне безнең сайтта һәм «Агрополия» YouTube каналында карарга мөмкин булачак.
«Техно про» җитештерү компаниясе уникаль техника җитештерә башлады, аларның параметрлары заказчылар ихтыяҗларына җавап бирә, алар арасында актив ял яратучылар, фермер хуҗалыклары хуҗалары, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр дә бар.
Татарстанда яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән уникенче республика телевизион конкурсы башланды. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК.