Татарстанда рапс җыю төгәлләнеп килә

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Татарстанда рапс, ашлык кукурузы, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыю дәвам итә. Бүгенге көнгә 26 район игенчеләре рапс җыюны төгәлләделәр, 148772,2 тонна уңыш җыелган. Азнакай, Апас, Балык Бистәсе, Чүпрәле, Аксубай, Баулы һәм Лаеш районнары урып-җыюны төгәлләп киләләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, ашлык кукурузы 3,2 мең гектардан (фаразга карата 7,2%) 19,6 мең тонна җыеп алынган. Көнбагыш 58,4 мең гектардан (фаразга карата 48,7%) 98,9 мең тонна җыеп алынган. 

Шикәр чөгендерен җыю белән 10 район шөгыльләнә. Бөгелмә районы аграрийлары аны чыгаруны төгәлләделәр. Бүгенге көнгә 36155 га мәйданнан (фаразга карата 73%) 1602,5 мең тонна чөгендер җыелган, уртача уңыш – 443,2 ц/га.

Республикада 107309 тонна бәрәңге җыелган, бу культураның уртача уңышы – 283 ц/га, ул 3798 гектар мәйданның 94 %ында җыелган.

 5 районда – Актаныш, Арча, Биектау, Саба һәм Тукай районнарында бәрәңге җыялар. Әгерҗе, Балтач, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Нурлат районнары игенчеләре аны җыюны төгәлләделәр. Ул 3798 га мәйданнан (фаразга карата 94%) 107309 тонна җыелган, уртача уңыш - 283 ц/га.

Республика районнарында сезонлы башка эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, туфракны эшкәртү 1555 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразга карата 86% тәшкил итә, шул исәптән тирәнтен эшкәртү 790,6 мең гектарда башкарылган. Эшкә көн саен 1,9 мең агрегат җәлеп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International