Ничек итеп савымны арттырырга һәм терлекләр белән эш итәргә:Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яшь фермерларны түләүсез вебинарга чакыра

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

7 октябрьдә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында бер үк вакытта ике түләүсез вебинарда катнашырга мөмкин булачак.

Семинар 14:00 сәгатьтә башлана, ул агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга багышлана һәм түләүсез була. Танып-белү семинарында җитештерүне тулысынча роботлаштыру һәм авыл хуҗалыгы тармагының барлык процессларын цифрлаштыру буенча тулы инструкция белән таныштырыла. Вебинар барышында Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге АҖнең цифрлаштыру һәм проект идарәсе бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов "Евротехнологияләр" ДКнең терлекчелек юнәлеше буенча проектлар җитәкчесе Марат Гатиятуллин белән бергә терлекләрне ничек тукландыруны ничек автоматлаштыру:савымны тотрыклыландыру һәм арттыру турында, шулай ук исәпкә алуны ничек алып барырга һәм терлпекләр белән ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйлиячәкләр. Белем бирү семинарына теркәлү «Агрополия» порталында башкарыла.

16:00 сәгатьтә Меркурий системасын алып бару курсы буенча бушлай вебинар башлана. «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры урынбасары Ренат Мамаев семинарда катнашучыларга "Меркурий" автоматлаштырылган мәгълүмат системасы турында сөйлиячәк, әлеге система ветеринария өчен бердәм мәгълүмати мохит булдыру, биологик һәм азык-төлек иминлеген арттыру максатларында, дәүләт ветеринария күзәтчелегендә тора торган йөкләрне җитештергәндә, әйләнешкә керткәндә һәм Россия Федерациясе территориясе буйлап күчереп йөрткәндә күзәтчелекне тәэмин итү һәм аларны электрон сертификацияләү өчен билгеләнгән. Спикер шулай ук электрон системада документлар әйләнешен тәэмин итү операцияләрен башкару буенча күнекмәләр белән дә уртаклашачак.

Укуларда катнашу өчен «Агрополия» порталында теркәлергә кирәк яки 88005502441 телефоны буенча түләүсез теркәлергә мөмкин. Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку вакытында сораулар бирергә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, AGROONLINE платформасы сакчыл җитештерү буенча «Оператив идарә итү системасын урнаштыру» темасына түләүле курс ачып җибәрә, ул 12 октябрьдә 18:00 сәгатьтә башлана.

«Лин Вектор» компанияләр төркеменең үсеш буенча директоры Наталья Чупина һәм тренер-консультант Виктор Сорокин "Сакчыл җитештерү" элементлары һәм авыл хуҗалыгы тармагына үзгәрешләр кертү буенча практик кейслар белән курс үткәрәчәкләр. Сакчыл җитештерү буенча «Оператив идарә итү системасын урнаштыру» курсына бүген үк язылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Агрополия» бердәм белем бирү платформасы аграрийларга укулар уздыру өчен билгеләнгән. Ресурс эре предприятиеләр белгечләренә, зур булмаган фермер хуҗалыкларына, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларга АПК өлкәсендә яңа белемнәр алу, күнекмәләрне практикада куллану өчен заманча технологияләрдән һәм инструментлардан файдалану мөмкинлеген бирә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International