ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Чараның темасы: "Фермерлыкка ярдәм итү һәм Татарстанның авыл территорияләрен үстерү".

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов “Зәй шикәре” агрофирмасы”  ҖЧҖенең 55 еллыгына багышланган чарада чыгыш ясады.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен Россельхозбанк тарафыннан эшләнгән “Үз фермерлыгым” платформасы отышлы тәкъдимнәр бирә. Товарлар каталогы аша һәр агроэшкуар  авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кош-кортлар, шулай ук балык һәм йорт хайваннары өчен азык сатып алырга һәм үзләре дә сатарга  мөмкин.


2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Кичә республикада Бөтенроссия авыл хуҗалыгын микроисәпкә  алу башланды, ә бүген Татарстан Республикасы буенча 2021- 22 авыл хуҗалыгы микроисәбен алуга әзерләнү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Ул шулай ук авыл хуҗалыгын микроисәбен алуга  әзерләнү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия рәисе булып та тора. Моннан тыш, утырышта министр урынбасары Ришат Хәбипов һәм Татарстан  Республикасы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров   катнашты.

Татарстанда 2300дән артык гаилә ташламалы шартларда авыл җирендә күчемсез мөлкәт сатып ала алды. Республика халкы финанс ярдәмен Россельхозбанкның «Авыл ипотекасы» программасы нигезендә  алды. Халыкка күрсәтелгән ярдәмнең гомуми күләме 5 миллиард сумнан артып китте.  Ипотека кредитының уртача чегы 2,2 миллион сум тәшкил итә.


30
июль, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЭкоНива» аграр холдингы президенты Штефан Дюрро белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Кения Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Бенсон Хенри Оума Огуту җитәкчелегендәге Кения делегациясе белән очрашты. Сөйләшүләрдә шулай ук Миссия Башлыгы урынбасары Мигодо Джошуа Мванги, Амиси Илчелегенең Вәкаләтле министры һәм Киңәшчесе Маурис Окоч Окомо катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармакларын үстерү буенча 2021 елның беренче яртыеллыгына йомгаклар  ясау темасына  киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнаштылар.

Татарстан аграрийлары беренче миллион тонна ашлык җыеп алдылар. Бүгенге көндә республикада уртача уңыш 16,7 ц/га тәшкил итә. 1 129 168 тонна ашлык суктырылган.


29
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Россия - Ислам Дөньясы: KAZANSUMMIT 2021» Россия һәм ОИС илләренең XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында АПК өлкәсендә сәүдә-икътисадый эшчәнлекне һәм инвестицияләрне үстерү мәсьәләләре буенча икеяклы сөйләшүләр узды. Аларда  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендә министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасары Ленар Гарипов, хәләл продукцияне экспортлау проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов та катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International