Үз бакчаңда «алтын агач»ны ничек итеп дөрес үстерү турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.
Сырганак – 1–3 м биеклеккә кадәр үсә торган, күп ботаклы, яфрагын коя торган куак. Ул күчереп утыртканны бер дә яратмый, шуңа күрә аны башта ук даими урынга утыртырга кирәк. Ул бик яктылыкны һәм дымлы урынны ярата торган үсемлек, шунлыктан аны утырту урыны кояшлы булырга тиеш. Утырту өчен ике еллык үсентеләр яхшы.
Куакны бакча читендәрәк, яшелчәләр үсә торган урыннан ераграк утыртсаң яхшырак. Авырулар ябышмасын өчен кура җиләге, җир җиләге, шулай ук җимеш агачлары: алма, груша, чия, абрикос үскән урыннарга утыртмаска кирәк. Сырганакны алдан әзерләнгән 70 см диаметрлы чокырга утырталар, туфракка минераль һәм органик ашламалар кертәләр, чокыр төбендә туфракны калкулатып, үсентенең тамыр системасын җәеп калдыралар, аның тамыр муенчыгы, туфрак утырганнан соң, җир өслеге белән бертигез дәрәҗәдә булырлык итеп урнаштырылырга тиеш. Аннары үсентегә кимендә ике чиләк су салырга һәм туфрак белән капларга кирәк.
Сырганакны карау кыен түгел. Җирен йомшартып тору, үсемлеккә су сибү һәм аны тукландыру, корыган ботаклардан арындыру мөһим. Шул чакта сырганак 12 еллап җимеш бирәчәк.
Бу үсемлекнең җимешләре минераль матдәләргә һәм витаминнарга бик бай. Сырганак мае төрле авырулардан кыйммәтле дәвалау үзлегенә ия. Сырганак медицинада гына түгел, косметологиядә дә киң кулланыла, шулай ук аның җимешләре төрле ризыклар һәм эшләнмәләр әзерләү өчен дә яхшы.