Истанбулда VII Бөтендөнья хәләл саммиты һәм VIII Halal Expo күргәзмәсе ачылды

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

25 - 28 ноябрьдә Истанбулда VII Бөтендөнья хәләл саммиты һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының (ИХО) VIII Halal Expo күргәзмәсе уза. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнаша. Саммитны  Ислам сәүдә үсеше үзәге (ICDT) һәм Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) оештырган.

Саммит хәләл сертификаты белән продукция сату күләмен арттыру, яңа базарларга керү мөмкинлеген тәэмин итү һәм бу тармактагы тенденцияләрне ныклап күзәтү максатыннан оештырылган. Быел Halal Expo яңа: “Яңа  эпоханың яңа  нормалары: хәләл продукция  җитештерүнең һәм куллануның алыштыргысыз булуы”   шигаре астында уза.

 “Алдагы Саммит үзен яңа элемтәләр урнаштыру һәм катнашучы илләрнең икътисадый мөмкинлекләрен һәм инвестиция куәтен  презентацияләү өчен уңышлы бизнес-платформа буларак күрсәтте. Пандемия чорында мөселман дәүләтләреннән килгән партнерлар белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек өлкәсендә хезмәттәшлек итү белән генә тукталып  калмыйча, киресенчә, динамик рәвештә аның  алга китүе  бик  мөһим.   Россиянең һәм Ислам дөньясы илләренең якынаю процессы күп полярлы дөнья  формалашу шартларында уңышлы партнерлык мөмкинлеген раслый”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Истанбулда хәләл продукция күргәзмәсендә 25тән артык ил катнаша. Halal Expo азык-төлек, косметика, финанс, туризм, логистика, нәшрият эше, упаковка һәм мәгариф кебек секторларның күп вәкилләрен бергә җыйды. Күргәзмә алдынгы тармак компанияләре белән очрашырга һәм бизнес-куәтне  бәяләргә мөмкинлек бирә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International