Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Казахстанның ADAL сәяси партиясе вәкилләре белән очрашу узды

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта Казахстан Республикасының ADAL сәяси партиясе вәкилләре белән очрашу узды. Чарада министр урынбасарлары Ришат Хәбипов, Ленар Гарипов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт идарәсе башлыгы Ришат Зарипов һәм башкалар катнашты. Казахстаннан ADAL партиясе җитәкчесе Эльдар Жумагазиев, партия аппараты хезмәткәре Алишер Тынышбаев, партия секретаре Нурлыбек Муканов катнашты.

Әңгәмә башында Ришат Хәбипов республикадагы кече хуҗалыклар һәм аларга дәүләт ярдәме турында сөйләде.

Кунакларны кооперативлар төзү мәсьәләләре, аларның норматив базасы кызыксындырды. Шулай ук алар быел Казахстанда булган корылык нәтиҗәләре турында да  сөйләделәр. Шуңа бәйле рәвештә, азык әзерләү һәм аларның сыйфаты мәсьәләсе кискен торуын  билгеләап  үттеләр.

Министр урынбасары Ленар Гарипов республикада терлек азыгы үзәкләре төзү  өлкәсендәге тәҗрибә  белән уртаклашты.

 «Бездә бүгенге көнгә 22 азык үзәге төзелгән һәм эшли, аларда тәүлеккә      2,3 мең тонналап катнаш  азык  җитештерелә. Терлекләрнең баш санын арттыруга түгел, ә савымны арттыруга басым ясыйбыз. Шуңа  күрә  азык сыйфатына куела  торган  таләпләр бик югары», - дип билгеләп үтте ул.

Кунаклар республикада АПК өлкәсендәге казанышларны һәм алып барыла торган  эшләрне югары бәяләделәр

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International