2 декабрьдә 11:00 сәгатьтә вебинар узачак, анда «РИВЦ» АҖ хезмәткәрләре «Консорциум AgroTech» турында сөйләячәкләр.
«Консорциум AgroTech» - IT-продуктлар кертү, агроиндустриянең сыйфатлы яңа моделенә күчү буенча аграрийларга ярдәм итү һәм, нәтиҗәдә, АПКны цифрлы трансформацияләү өчен IT-технологияләр эшләүче компанияләрнең, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, банкларның, дәүләт органнарының тырышлыгын һәм мөмкинлекләрен берләштерү ул.
Консорциумда авыл хуҗалыгына бәйле теләсә кайсы субъект катнаша ала: АХТП, стартаплар, IT-компанияләр, банклар, ведомство карамагындагы структуралар һәм башкалар.
Консорциумның идеясе, максатлары һәм бурычлары, шулай ук үзара мөнәсәбәтләр рәвеше турында тулырак мәгълүмат вебинарда ачылачак.
Сезне 2 декабрьдә 11:00 сәгатьтә түбәндәге сылтама буенча көтәбез: https://youtu.be/nVaXXWlO3GY