Казанда авылның иң көчлеләрен билгеләделәр

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Бу ялларда көч экстримы буенча “Авылда иң көчле”  Бөтенроссия турниры финалын ачу тантанасы булды, аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия кооперация университеты оештырды. Ачылыш тантанасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры Ксения Шевелкина, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар катнашты.

 Проект “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү”  федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Турнир авыл халкын  физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, авыл халкының сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә.

Чара бик эчтәлекле спорт челтәре белән сөендерде. Атлетлар снарядлар һәм  авыр капчыклар күтәрүдә, покрышкалар контовкалауда, авыл хуҗалыгы техникасын кулдан буксирга  алуда, “фермер прогулкасында” (ике кулдагы авыр  йөкләрне кем тизрәк күчерә) һәм башкалар  буенча   көч сынаштылар.

 Бу Россиядә шундый беренче ярыш, ә аның финалы Казанда «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында узды. Финал ярышлары йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләү һәм ярышларны  ябу тантанасы узды.

 Түбәндәгеләр җиңүчеләр булды:

Ир-атлар (90 кг): Валентин Николаев (Чувашия);

Хатын-кызлар (70 кг): Алена Маскаева (Мордовия).

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International