Казанда “Цифрлы игенчелек” компетенциясе буенча WorldSkills төбәк чемпионаты башланды

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан алып барыла торган “Цифрлы игенчелек” компетенциясе буенча WorldSkills Russia чемпионатының төбәк этабы ачылды.  Ачылышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Казан дәүләт аграр университеты проректоры Наил Хәмидуллин катнашты.

“Биредә ала торган  компетенцияләрнең һәм белемнәрнең  сезнең алдагы эшегездә һичшиксез кирәк булачагына ышанам.  Чөнки цифрлаштыруга   бәйле барлык нәрсәләр бүген актив рәвештә безнең тормышыбызга кереп бара. Бер  тармак та, шул исәптән авыл хуҗалыгы да, цифрлаштырылмыйча яши алмый. Дөнья үзгәрә һәм, минемчә,  5 елдан соң инде классик агрономнар да  булмас, ә агроном-цифризаторлар булыр”, - диде Наил Залаков.

 WorldSkills - яшь белгечләр арасында дөньяда иң дәрәҗәле, үсеш  мөмкинлекләре  бирә  торган ярыш.

“Бездә “Цифрлы игенчелек” компетенциясе күптән түгел – 3 ел элек кенә әле барлыкка килде. Укуларын  тәмамлап чыгучы яшьләрнең, яңа технологияләрне өйрәнеп,  яңа заман таләпләренә әзер булулары безнең өчен бик мөһим”, - дип сөйләде  Наил Хәмидуллин.

Чара кысаларында төбәк этабында катнашучыларга сертификатлар  һәм “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia-2021 IX илкүләм чемпионаты финалында (“Цифрлы игенчелек» компетенциясе)   2 урынны алган  һәм “DigitalSkills 2021” мәгълүмат технологияләре өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча Өченче тармак чемпионатында (“Цифрлы игенчелек” компетенциясе) 2 урынны  алган  Чистай авыл хуҗалыгы техникумының       2 нче  курсында  укучы  Вилдан Фатыйховка  бүләк тапшырылды.  

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International