Һөнәр берлекләре ни өчен кирәк һәм аларның остенлекләре нидән гыйбарәт

2021 елның 26 ноябре, җомга

Һөнәр берлеге - ул эшчәнлек төрләре  һәм һөнәри мәнфәгатьләре белән бәйле  булган хезмәткәрләрне берләштерә торган иҗтимагый оешма.

Предприятиедә һөнәр берлеге оешмасы булу - ул үзенә күрә сыйфат билгесе, ышанычлылык һәм намуслылык, эш бирүченең хезмәт коллективы белән дәвамлы  һәм җитди эш алып  баруга әзер булу  күрсәткече. Һөнәр берлеге  оешмасына берләшкән эшче коллектив реаль һәм законлы социаль партнер һәм җитәкченең кешеләр белән эшләүдә терәге булып  тора.

Һөнәр берлегенең төп бурычлары:

- Хезмәткәрләрнең социаль мәсьәләләрен хәл итә;

- Имин эш процессын оештыра;

- Хезмәт законнары үтәлешен контрольдә тота;

- Һөнәр берлеге  спорт һәм башка ял чаралары оештыра, бәйрәмнәргә һәм юбилейларга бүләкләр ясый ала;

Әмма иң мөһиме - һөнәр берлеге, эш бирүченең икътисадый мөмкинлекләрен исәпкә алып, хезмәткәрләр таләпләре һәм эш бирүче мөмкинлекләре арасында Яклар килешүенә ирешергә ярдәм итә. Килеп  чыккан низагны  гадел  хәл итә,   компромисс таба, низагны судка кадәр җиткермәү  чараларын  күрә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International