Зәй районы беренчеләрдән булып урып-җыюны тәмамлады. Бөртеклеләр уңышы 63 600 тоннадан артык булды, гктардан уртача уңдырышлылык - 19,3 центнер, 33 мең гектардан артык җир суктырылды.
Татарстан районнарының алдынгы комбайнчыларына премияләр тапшыру дәвам итә. Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән алдынгы игенчеләрне бүләкләү матур традициягә әверелде. Быел урып-җыю эшләре тулы куәткә барган район хуҗалыкларында да алдынгыларны акчалата сертификатлар белән бүләкләделәр.
Россельхозбанктан Свое Родное (Үземнеке) кушымтасы аша татарстанлылар сатып ала торган продуктлар арасында кош ите һәм ярымфабрикатлар иң популяр продуктлар булды. Татарстанлылар тарафыннан иң күп сатып алына торган продуктларның икенчесе – сыр.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Буа һәм Апас муниципаль районнарында булды.
Бүгенге көнгә "Борщ җыелмасы"ның бәясе күпләрне канәгатьләндерерлек. 24 июльдән башлап Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла, аларда төп яшелчәләрне күпләп сатып алу бәяләре буенча сатып алырга мөмкин. Шимбә ярминкәләрен оештыру турындагы карар республика җитәкчелеге тарафыннан «борщ җыелмасы»на керүче яшелчәләрнең бәясен тотрыклыландыру һәм киметү өчен кабул ителде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Мәскәү өлкәсенең Дмитров округында булды, анда ел саен була торган Potato Russia 2021 Бәрәңге кыры көне уза. Министр белән бергә аның урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Рафаэль Фәттахов, "Татагролизинг" АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, шулай ук бәрәңге һәм яшелчә үстерү буенча хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре йөрде. Чараны Мәскәү өлкәсендә бәрәңге җитештерү буенча алдңынгы компания - «Дмитровские овощи» ҖЧҖ оештырган.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә инженерлык инфраструктурасының тышкы объектларында ремонт эшләрен башкару мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин һәм башкалар катнашты.
Татарстанда чираттагы мегаферма ачылуга әзер. Ул Кукмара районының Тырыш авылы янында төзелде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек продуктлары брендларының илкүләм конкурсын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут рәислек итте. Җыелышта Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Хәләл продукция экспорты буенча РАЦИН АҖ проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җәйнең соңгы аенда бакчада башкарылырга тиешле иң мөһим эшләр турында сөйли.