Бүген «Россия - Ислам Дөньясы: KAZANSUMMIT 2021» Россия һәм ОИС илләренең XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында АПК өлкәсендә сәүдә-икътисадый эшчәнлекне һәм инвестицияләрне үстерү мәсьәләләре буенча икеяклы сөйләшүләр узды. Аларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендә министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасары Ленар Гарипов, хәләл продукцияне экспортлау проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов та катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ киңәшмәсе узды, анда 2021 елда башкарылган эшләргә якынча йомгаклар ясалды, шулай ук бу ел дәвамына бурычлар куелды. Киңәшмәдә «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасарлары һәм баш белгечләре, филиалның районара һәм район бүлекләре башлыклары катнашты. Чарада авыл хуҗалыгы министрлыгыннан министр урынбасары Илдус Габдрахманов, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков һәм орлыкчылык һәм химияләштерү секторы мөдире Ренат Ногманов катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Машина төзелеше кластеры форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Чарада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Решетников, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча дәүләт министры Тани бән Әхмәд Әл Зәйюди, алдынгы машина төзелеше компанияләре вәкилләре катнашты.
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты һәм Russia Halal Expo хәләл продукция күргәзмәсе ачылды.
АГРОКӨЧ авыл хуҗалыгы холдингының планнары эшчәнлегенең күп юнәлешләрен үз эченә ала.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча, Балтач һәм Кукмара муниципаль районнарында булды. Ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышып, аларга бәя бирде һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.
«Артык» алмаларны ничек дөрес һәм максималь файда белән кулланырга мөмкин булуы турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.
Бүген, 27 июльдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә эре инвестицион компанияләр вәкилләре белән киңәшмә узды. Терлек азыгы әзерләү – актуаль тема. Бу мәсьәлә Министрлыкның аерым контроленә куелган. Татарстан Республикасында бүгенге көнгә 352,9 мең тонна печән, 1561,1 тонна сенаж, 196 тонна силос әзерләнгән. 26 июльгә тәэмин ителеш шартлыча бер терлеккә 11,7 центнер тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгының микроисәбен алуның төп максатларыннан берсе - авыл хуҗалыгында булган структур үзгәрешләр турында рәсми статистик мәгълүмат туплау. Илнең авыл хуҗалыгындагы эшләрнең торышы турында дөрес һәм объектив мәгълүмат алу өчен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең һәр категориясенең Авыл хуҗалыгының микроисәбен алуда (СХМП-2021) катнашуы аеруча мөһим.
Министр урынбасары Рафаэль Фәттаховның эшлекле сәфәре «Клаас Восток» ҖЧҖ генераль директоры Дирк Зеелиг һәм «Проминтел-Агро» ҖЧҖ генераль директоры Харис Хуҗин катнашындашы делегация составында узды. Сәфәр барышында Рафаэль Мәхмүт улы җитештерү куәтләре белән танышты, шулай ук аңа ашлык җыю комбайннарын җыю линиясе аерым күрсәтелде.