Көз башыннан бирле шәһәребезнең 15 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза, алар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырыла. Узган шимбәдә дә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Барлык продуктларны республика муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килә.
Сәүдә иртә таңнан башлана: иртәнге сәгать алтыда ук сатып алучыларның сумкалары шикәр комы, он, ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә һәм башка бик күп әйберләр белән тулган була.
Сатып алучылар Чехов базары мәйданчыгында продуктларга Туганяк.рф. кушымтасы аша алдан заказ да бирә алалар. Бу – бер яктан, вакытны сарыф итмәү булса, икенче яктан, чиратларда басып торырга кирәкми, узган атнада шундый заказлар өчен өстәмә бүләкләр дә тапшырдылар.
Шәһәр халкы тагын үзләренә кирәкле продукцияне сәүдә мәйданчыкларында ук хәбәр итә алалар, моның өчен махсус әрҗәләр куелган яки «Кайнар линия»гә шалтыратып та әйтергә мөмкин. Сатып алучылар шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Кайнар линия» телефоны: 8-800-444-16-70 буенча ярминкәләр уза торган адресларны, продукциянең ассортиментын ачыклый, үз теләкләрен һәм искәрмәләрен калдыра алалар.
Ярминкә мәйданчыклары шимбә көнне 6:00 сәгатьтән эшли башлый.