Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләре елга йомгаклар ясый башладылар

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Кыш башыннан график нигезендә районнарның терлекчелек, игенчелек һәм хуҗалыкларны механикалаштыру буенча еллык эшенә анализ ясау башланды. Төзелеш эшләре буенча беренчеләрдән булып Актаныш районының «Нур» ҖЧҖ предприятиесе хисап тотты.

 «Нур» ҖЧҖ – районда гына түгел, республика буенча да иң яхшы хуҗалыкларның берсе. Хуҗалык үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгының төрле өлкәләрендә - бөртекле һәм азык культуралары үстерү, терлекчелек продукциясе җитештерү юнәлешләрендә  алып бара. Хуҗалыкта Дериком программасы көйләнгән, базага савым терлеге турында барлык белешмәләр  кертелгән, яңа технологияләр кертеп, терлекчелек фермаларына реконструкция ясалган. Хуҗалык энергияне сак тоту технологияләрен кулланып эшли”, - дип сөйләде  хуҗалык җитәкчесе Дәниф Харисов.

Ул шулай ук, хуҗалыкның машина-трактор паркы ремонтланды, ПТО бинасы җылытылды, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пункты һәм запас частьләр склады җылытылды, дип ассызыклады. Ремонт остаханәсендә җылытылган юу урыны, бәдрәф, санузел, киенү-чишенү бүлмәсе ясалган, механизаторларга эшләү өчен барлык шартлар тудырылган. 2 трактор, азык җыю комбайны РСМ F2550, узйөрешле чапкыч КСУ-1, 2 киң колачлы культиватор, дискатор, Амкадор төягече сатып алынган.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International