ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында инжиниринг үзәген булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Җыелыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Киңәшмәдә Дәүләт Советы депутаты, «Зарница» җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖенең директорлар советы рәисе Артур Абдулҗанов, шулай ук республиканың аграр югары уку йортлары вәкилләре катнашты.


24
август, 2021 ел
сишәмбе

Чара ел  саен цифрлы трансформация технологияләрен, продуктларын эшләүчеләрнең,   хезмәтләрен күрсәтүчеләрнең һәм кулланучыларның фәнни, авыл хуҗалыгы, техник һәм коммерция коммуникацияләре  мәйданчыгын туплый.


23
август, 2021 ел
дүшәмбе

Казан дәүләт аграр университетының агроэкологик тикшеренүләр үзәге сынау лабораториясе сыйфатында аккредитацияләнгән затлар исемлегенә кертелгән.  Димәк, Үзәкнең сынау лабораториясе буларак компетенциясе рәсми рәвештә танылган һәм «Сынау һәм калибрлау лабораторияләренең компетентлыгына гомуми таләпләр» ГОСТ ISO/IEC 17025-2019 таләпләренә туры килә.

Зәй муниципаль районы игенчеләре шикәр чөгендерен җыюга керештеләр. Аны  җыюга  беренчеләрдән булып «Зәй» һәм «Восток» агрофирмалары игенчеләре чыкты. Бер көн эчендә 76 гектар шикәр чөгендере җыеп алынган. Гектардан  230 центнер уңыш чыга.

Актаныш технология техникумында Президент Рөстәм Миңнехановка Россельхозбанк һәм Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Яшь фермер мәктәбе» яңа белем бирү проектын тәкъдир иттеләр. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова катнашты.


20
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәйданчыгында Төркия делегациясе белән киңәшмә узды. Чарада Татарстаннан министрның беренче урынбасары Наил Залаков, «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров һәм «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты. Төркия ягыннан Ыспартаның Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе, AKSU Enerji компаниясенең директорлар советы рәисе Мостафа Тутар катнашты. Ыспартаның Сәүдә-сәнәгать палатасы советы рәисе, Şanlanlar Gıda директорлар советы рәисе Осман Шанлан, Ыспартаның Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары, Bara Kozmetik компаниясенең  директорлар советы рәисе Әхмәт Кабалак һәм башкалар катнашты. Җыелыш кысаларында яклар хезмәттәшлекне үстерү планнары буенча фикер алыштылар.


19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Лаеш районының агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очраштылар. Очрашу Столбище авылында яңа DoorHan заводы мәйданчыгында узды.

Дачада һәм йорт яны бакчасында киләчәк  уңышны  кайгырту  көздән башлана. «Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина  җиләк-җимеш культураларын көзге тукландыруны агачлар һәм куаклар   уңышын җыеп алганнан соң башкарырга  тәкъдим итә. Ашламаны сентябрь ахырына кадәр кертергә мөмкин.


18
август, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Чистай муниципаль районында булды. Сәфәр барышында министрны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрде.

Татарстанның 43 муниципалитетында агросәнәгать комплексында  845 белгеч җитешми.    Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International