Марат Җәббаров Лаеш районында эш сәфәре белән булды

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Лаеш муниципаль районында булды. Аның белән бергә "Татагролизинг" АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин да  бар  иде.  

Министр беренче булып «Нармонка» агрофирмасында булды. Биредә 4707 гектар чәчүлек  җире  эшкәртелә,  яшелчә үстерү белән шөгыльләнәләр. Агымдагы елда 125 га мәйданда яшелчәләр үстерелгән, бәрәңге җире   160 га булган.  Бу җирләрнең  барысы  да   сугаруга  көйләнгән.

Марат Җәббаров бәрәңге һәм яшелчә продукциясен кабул итү, саклау, коры чистарту һәм фасовкалау буенча югары технологияле комплекс эшчәнлеге белән танышты. Склад бинасы 5 мең тонна бәрәңге, 1 мең тонна кишер һәм 2 мең тонна кәбестә саклау өчен исәпләнгән.

 Аннары министр Никольское авылында «Кәүсәр» ит эшкәртү комплексында булды. Министр комплекс җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов һәм РАЦИН АҖенең  хәләл продукция экспортлау проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов  белән бергә җитештерү бүлмәләрен, әзер продукция салынган складларны һәм күпләп-бүлү үзәген карап чыкты.

Эшкәртү һәм төргәкләү цехларында эшчеләр итне төргәкләргә салалар һәм      пленкалы төргәкләрне кызу станокта эретеп ябалар  һәм фирма стикерын ябыштыралар.

Комплексның икенче катында өчпочмак, сумса, коймак һәм үрдәк йомыркасы кушып ясалган гадәти булмаган камырдан  башка эшләнмәләр әзерлиләр.

Каклаган продукция натураль агачта әзерләнә. Ит махсус бүлмәләрдә өлгереп җитә — продукт бик  тәмле булып чи  килеш  каклана һәм аңа ихтыяҗ та зур. Предприятие җитәкчелегенең планнарында - агросәнәгать логистика үзәген  булдыру, анда, арадашчылардан башка һәм бәяләрне уйнатмыйча, склад, сәүдә челтәрләре һәм сатып алучы арасында  үзара элемтә урнаштырылачак.

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International