Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Лаеш районының агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очраштылар. Очрашу Столбище авылында яңа DoorHan заводы мәйданчыгында узды.
Дачада һәм йорт яны бакчасында киләчәк уңышны кайгырту көздән башлана. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җиләк-җимеш культураларын көзге тукландыруны агачлар һәм куаклар уңышын җыеп алганнан соң башкарырга тәкъдим итә. Ашламаны сентябрь ахырына кадәр кертергә мөмкин.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Чистай муниципаль районында булды. Сәфәр барышында министрны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрде.
Татарстанның 43 муниципалитетында агросәнәгать комплексында 845 белгеч җитешми. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.
Тукай районында “Якын киләчәккә игенчелектә кичектергесез бурычлар. 2022 ел уңышы өчен орлыклар салу, көзге культуралар чәчү эшләрен оештыру” темасына зона семинары узды. Ул чәчү орлыкларын әзерләү, көзге культураларны агулау, туфрак эшкәртү мәсьәләләренә багышланган иде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Татарстанның элиталы орлыклары ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, республиканың 15 районыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, агрономнар, игенчелек өлкәсе белгечләре, Татарстанның көнчыгыш районнарыннан авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның барышы белән танышу өчен Кукмара һәм Балтач муниципаль районнарына эш сәфәре белән барды.
2021 елның 29 - 30 сентябрендә “АСЭРГРУПП” ҖЧҖ компаниясе онлайн трансляция форматында ел саен уздырыла торган традицион чараларны уздыра:
Исегезгә төшерәбез, «Россия тәмнәре» конкурсында катнашу өчен гаризалар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Бүгенге көндә Татарстаннан конкурска 14 җитештерүче гариза биргән. Алар арасында: «Татар Балы» СПССПК, «Азык-төлек комбинаты» ҖЧҖ, «Кәүсәр» АХҖК, «Каприно» ҖЧҖ (Лаеш сыр заводы), «Камамбер» ҖЧҖ, «ТД ЭМИЗ» ҖЧҖ, 1 нче пекарьня, «Агрокөч» АҖ, «Сәламәт продуктлар фабрикасы» ҖЧҖ, “Бәхетле” сәүдә йорты” ҖЧҖ.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәйданчыгында катгый рәвештә маркировкаланырга тиешле сөт продукциясенә багышланган видеоконференцэлемтә форматында киңәшмә узды. Киңәшмәнең темасы: “Россия Федерациясе территориясендә сөт продукциясенең аерым төрләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау - икенче этап”. Чарада Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә ил министрлыклары һәм зоонәсел хезмәтләре белән сөт терлекчелегенең нәсел базасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.