Дмитрий Бутусов эш сәфәре белән Татарстанга килде

2022 елның 6 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов Арча муниципаль районында булдылар. Аларны министр урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы Илшат Нуриев һәм инвесторлар озата йөрделәр.

Федераль кунак беренче чиратта «Яңарыш» АФ ҖЧҖендә 1200 башка исәпләнгән сөт комплексын карады. Биредә комплекс төзелешенең 600 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән 1 этабы ачылды. Шулай ук агрофирма терлекчелегендә цифрлы технологияләр куллану белән таныштылар.

 “Хуҗалыкны без 2017 елда алдык. Биредә терлекләрнең хәле бик яхшы түгел иде. Без лейкоздан тулысынча арындык, терлекләрне яңарттык, элеккеге фермаларны реконструкцияли башладык, техника паркын яңарттык, сенаж базлары төзедек. Бүгенге көндә предприятиегә 17 кеше хезмәт күрсәтә, калганнары автоматлаштырылган. Республика ярдәме белән без алга  таба  да төзелешләрне һәм үсүне дәвам итә алуыбызга ышанабыз”, - дип билгеләп үтте «Яңарыш» АФ инвесторы Илнар Гарипов.

 Шуннан соң Марат Җәббаров һәм Дмитрий Бутусов «Северный» АХП ҖЧҖ эшчәнлеге белән таныштылар. Биредә тантаналы рәвештә 5960 башка исәпләнгән булачак сөт комплексы нигезенә беренче таш салдылар.

“Бүгенге көндә республикада шундый форматтагы 20дән артык объект төзелә. Тагын 15кә якын объектны башлау планлаштырыла. Сөт җитештерү дә, аны эшкәртү дә  республикада башкарыла, заводларның куәте моның өчен җитәрлек. Узган ел, корылык булуга  карамастан, эре мөгезле терлекләр өчен азык җитәрлек әзерләнде. Хәзер без җитештерүчеләр белән бергә  терлекләрне яңарту  һәм савыктыру буенча максатчан эш алып барабыз”, - дип сөйләде  Марат Җәббаров.

Аннары кунаклар “Кырлай”  АФ   ҖЧҖ предприятиесе эшен бәяләделәр. Алар сәгатькә 5 тонна катнаш азык җитештерә торган завод эше  белән таныштылар, шулай ук 1800 башка исәпләнгән сөт комплексын һәм агрофирманың азык үзәген карадылар.

“Татарстан – сыерларның  баш саны,   сөт җитештерү күләме һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе буенча лидер төбәк. Без һәрвакыт республика уңышларын игътибар белән күзәтәбез һәм моны һәрвакыт күрәбез”, – дип, йомгак ясады Дмитрий Бутусов.

Сәфәр ахырында министр районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International