Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Казан аграр университетының тантаналы линейкасында катнашты. Ул студентларны, мөгаллимнәрне һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котлады һәм укуларында уңышлар теләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «2021 елгы урып-җыю кампаниясе йомгаклары һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә грант ярдәме» темасына брифинг үткәрде.
Социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурс дәвам итә. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.
Хөрмәтле ветеринария табиблары, фельдшерлар, инспекторлар!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Ветеринария хезмәткәре көне белән ихластан котлыйм!
Бүген, 30 августта, Республика көнендә, «Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән традицион ат чабышлары узды.
Хөрмәтле Татарстанлылар, авыл хезмәтчәннәре һәм Республика кунаклары!
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика ветеринарларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Чара 31 августта билгеләп үтеләчәк Ветеринария хезмәткәре көненә багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК өлкәсендә проблемалы мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Җыелыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Марсель Мәхмүтов, Ленар Гарипов, Рафаэль Фәттахов, Ришат Хәбипов һәм муниципаль районнар вәкилләре катнашты.
Республикада «Агростартап» грантын алуга проектларны сайлап алу конкурсы тәмамланды. Барлыгы 152 гариза бирелгән, шуларның 6сы быел теркәлгән шәхси эшкуарлар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында инжиниринг үзәген булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Җыелыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Киңәшмәдә Дәүләт Советы депутаты, «Зарница» җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖенең директорлар советы рәисе Артур Абдулҗанов, шулай ук республиканың аграр югары уку йортлары вәкилләре катнашты.