Районнарда АПК мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр уздыру дәвам итә

2021 елның 24 декабре, җомга

Районнарда авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре буенча хисап киңәшмәләре дәвам итә.

Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм баш белгечләре, шәһәр оешмалары һәм хезмәтләре җитәкчеләре белән агросәнәгать комплексының агымдагы эшчәнлеге турында семинар-киңәшмә үткәрде. Семинар «НУР» АФ ҖЧҖ базасында үткәрелде. Чарада җәмәгать терлекләрен кышлатуның барышы, язгы кыр эшләренә әзерлек, игенчелектә һәм терлекчелектә яңа нәтиҗәле технологияләр һәм цифрлаштыру мәсьәләләре каралды. Шулай ук хезмәтне саклау һәм янгын   куркынычсызлыгы мәсьәләләренә дә игътибар бирелде. Киңәшмә ахырында  район башлыгы хуҗалык җитәкчеләре алдына 2022 елга бурычлар куйды.    

Апас муниципаль районында да  район башлыгы Марат Җиһаншин, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Чара “Апас Мол” ҖЧҖ базасында үткәрелде. Катнашучылар терлекләрне кышлатуның барышы белән таныштылар һәм терлекчелек буенча 11 айга йомгаклар ясадылар, шулай ук алга таба үсеш бурычларын билгеләделәр. Соңыннан алдынгыларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International