Яңа ел алдыннан Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә үз продукциясенән 100 бүләк җыелмасын тапшырды. Бүләкләрне Казанда - 70 һәм Яшел Үзәндә 30 гаилә алды.
- Болар - даими тернәкләндерү таләп итә торган инвалид балалары булган гаиләләр. Мондый гаиләләр һәрвакыт ярдәмгә - өстәмә акчага, азык-төлеккә һәм кием-салымга мохтаҗ, чөнки барлык акчалар, кагыйдә буларак, баланы карауга китә, - дип сөйләде «Барысы да балалар өчен» коммерциячел булмаган автоном оешма директоры Лариса Вознесенская.
Моннан тыш, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Казанның «Колыбель» приютына Яңа ел бәйрәме оештырды. Ул приютка бәйрәмчә бизәлгән чыршы бүләк итте һәм анда тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырды. Барлык әниләр дә косметика кибетенә сертификатлар алды, ә балалар – тәм-томнар җыелмасы. Кар кызы приютта уеннар, әйлән-бәйлән һәм шигырьләр белән чын бәйрәм үткәрде. Әйтергә кирәк, биредә авыр хәлдә калган йөкле хатын-кызлар һәм сабыйлары булган әниләр яши.